Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлек түбәндәге төп функцияләрне башкара:

1) иҗтимагый әһәмияткә ия шәһәр программаларын әзерләүгә һәм тормышка ашыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итү;

2) милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар эшләү һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү;  

3) шәһәр тормышының иҗтимагый өлкәсендә туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән очрашуларын оештыру;

4)  Башкарма комитетның хезмәт коллективлары,  иҗтимагый берләшмәләр, профсоюз, милли, иҗтимагый-сәяси, дини һәм шәһәр территориясендә эш итүче башка берләшмәләр белән үзара берлектә эшләүне, аларның эшчәнлеген өйрәнү һәм анализлауны, эшчәнлекләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүне тәэмин итү;

5) үз компетенциясе чикләрендә шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә шартлар тудырга булышлык итү;

6) профсоюз, милли, иҗтимагый-сәяси, дини берләшмәләр эшен оештыруда ярдәм күрсәтү;

7)  гражданнарның оешмаларга берләшүгә, ачык чаралар үткәрүгә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән эшләүне гамәлгә ашыру;

8)  гражданнарның оешмаларга берләшүгә, ачык чаралар үткәрүгә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектларын әзерләүне гамәлгә ашыру, үз  компетенциясе чикләрендә шундый актларны үтәүне тәэмин итү;

9) Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм башка органнар өчен, аларның запрослары буенча чараларга бару һәм билгеләнгән тәртиптә мәгълүмат әзерләү;

10) гражданнардан, хезмәт коллективлары,  иҗтимагый берләшмәләрдән алынгын эш  документлары, мөрәҗәгатьләр, гаризалар, шикаятьләр буенча, шул исәптән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә караган мәсьәләләр буенча җаваплар һәм карар проектлары әзерләүне гамәлгә ашыру;

11) «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне үтәү өчен кирәкле чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

12) «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда һәм башка федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне үтәү;

13) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560- XII номерлы Татарстан Республикасы законын үтәүне тәэмин итү;

14) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560- XII номерлы Татарстан Республикасы законын һәм Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү буенча шәһәрнең җирле үзидарә органнары һәм оешмаларының эшчәнлеген координацияләүдә катнашу;

15) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне үтәү.



Җитәкче:

Галиуллин Рөстәм Рәфыйк улы

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Среда, 25 декабря 2019, 15:06